2019 елның 1 октябреннән Азнакай муниципаль районында Өлкәннәр көненә багышланган айлык игълан ителгән иде. Бүген районда 18 меңнән артык пенсионер яши, күбесе районыбызның социаль үсешенә үз өлешләрен кертүләрен дәвам итә. Өлкән буын үрнәкләрендә без бүген балаларыбызны, оныкларыбызны тәрбиялибез, мондый күчүчәнлекне без, буыннар бәйләнешен ныгытып, алга таба да сакларга тиешбез.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу чарада бик теләп катнаштылар. Шунда ук ел саен үткәрелә торган Марина Цветаевага багышланган шигырь сөйләүчеләрнең ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «100 баллы теләк» акциясе старт алды. Бүлеккә килгән кунаклар хуш исле чәй һәм тәм-томнар белән сыйландылар.
2019 елда Мөслим районында тагын бер пар артты. Фаяз һәм Лениза – 4 июнь көнне алтын балдаклар алышып, тормышларын бергә корырга карар кылган 2019 ел башыннан йөзенче яшь парыбыз.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында 150 нче балага тантаналы төстә туу таныклыгы тапшырды. Бәхетле әти-әни Сәетов Ленар Фәвәдис улы хәм әнисе - Сәетова Гөлчәчәк Марат кызы икенче балалары -кызларына Динә исеме куштылар.
Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибындагы поселогы башлыгы Илдар Хәлиуллин бистә башкарма комитеты баш белгече Ольга Русинага гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре үзләренең хезмәт ветераннарын Олылар көне белән котладылар.
Өлкәннәр Декадасына багышланган чаралар кысаларында Тукай районы ГХАТ бүлеге Яңа Бүләк авылында узган бәйрәм чарасында катнашты. Тантанада 55 һәм аннан артык ел бергә гомер иткән җиде пар катнашты.
2019 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Алабуга шәһәрендә яшәүче Анна Фырловларның яшь гаиләсендә бала тууы теркәлде. Туу турында актның язылу 555 матур номеры астында төзелгән.
Елмаюның файдасы турында барысы да беләдер. Елмайган кешеләр яшьрәк күренә, озаграк яшиләр һәм әйләнә-тирәдәгеләр дә аларга якынрак булырга омтыла. Октябрьнең беренче җомгасында билгеләп үтелә торган бөтендөнья елмаю көне кебек бәйрәм булуы гаҗәп тә түгел. Ул 1999 елда барлыкка килгән. Бәйрәмнең хәтта үз девизы да бар - «Яхшылык эшлә. Бер генә булса да елмаюга туарга ярдәм ит!».