Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә гаилә психологы белән очрашу узды

2019 елның 12 октябре, шимбә

Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә аерылышу очракларын киметүмаксатыннан, шимбә көнне, үз никахларын өзү турында уртак карар кабул иткән гаилә парлары өчен клиник гаилә психологының кабул итүе оештырылды.

12 октябрьдә законлы никахта 20 һәм 25 елдан артык яшәп, шундый карар кабул иткән 2 гаилә мөрәҗәгать итте.  Психолог Алена Владимировна Юскевич һәр пар белән ышанычлы әңгәмә үткәрелде.  Очрашу нәтиҗәсенә йомгак ясап шуны әйтеп була: ир белән хатын аларга нотацияләр укудан, тәнкыйтьләүдән курыкканнар. Әмма психолог белән очрашу алар өчен иң борчыган проблема турында сөйләшү, фикер алышу, тәкъдимнәр алу, шулай ук бер үк вакытта психоэмоциональ терапия алу өчен менә дигән мөмкинлек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International