ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 3 октябрендә Тантаналар Сараенда искиткеч бәйрәм - шәһәр юбилярлар парады узды. Алар да, меңләгән кешеләр кебек үк, КАМАЗга нигез салынган елларда илнең төп төзелешенә килгәннәр.

3 октябрь – Бөтендөнья аеклык һәм эчкечелеккә каршы көрәш көне. Аеклык – ул кешенең, гаиләнең, гомумән җәмгыятьнең табигый, иҗади халәте. Бөтендөнья аеклык көне гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә тарту һәм алкоголь кулланудан баш тарту өчен сәбәп булды.

3 октябрь көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның икенче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Марат һәм Алевтина Замалетдиновлар гаиләсендә барлыкка килде. 

Октябрь ае иң җылы һәм иң матур бәйрәмнәрнең берсе булган өлкәннәр көненнән башланып китә. Бу көн уңаеннан Балтач районында да бик матур бәйрәм уздырылды. 2018 елның 3 октябрендә район мәдәният үзәгенә районда гомер итүче алтын, бриллиант юбиляр гаиләләр чакырылды.

Мамадыш муниципаль районының хакимият бинасында Өлкәннәр көне уңаеннан район Советы һәм Башкарма комитеты ветераннарын  тәбрикләү кичәсе узды. Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә күп еллар хезмәт куйган ветераннар  – Әлфия Мөхәммәтдин кызы  Сингатуллина һәм Рәмзия Гасыйм кызы Мәснәвиева да бар иде.


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Гаилә-ул һәр гражданин тормышында иң мөһим нәрсә. Аны беркайчан да алыштырмый, бу байлык, аның өчен без барыбыз да яшибез. Бала туу белән яңа тормыш башлана, һәм бу чын-чынлап тылсымлы вакыйга. Ә инде игезәкләр дөньяга килсә-бу чын мәгънәсендә икеләтә бәхет.

2019 елның 2 октябрь аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 1800 бала туу турында акт теркәлде. 19 сентябрь көнне Сафуанов Булат Бастам улы һәм Ләйсән Зөлфәт кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Камилә исеме кушылды.

Баулы район ГХАТ бүлегендә сентябрь аенда 16 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның  7 се малайлар, 9 кызлар. 6 бала гаиләдә беренче булып, 6 – икенче, 3-өченче, 1 – дүртенче булып туды.

Бергә тормыш итүгә ун ел тулу - яшь гаилә өчен чын мәгънәсендә беренче түгәрәк дата. Бу көнне дуслар, балалар һәм ата-аналар белән бергә билгеләп үтү бик мөһим. 2019 елның 2 октябрендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгече Семенова Анастасия тантаналы рәвештә «Гөлчәчәк» юбилярларны – Кузнецов Роман белән Юлияне котлады.


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Апас районында ел саен төрле хәйрия, ярдәм һәм күңел ачу чаралары ункөнлеге уза. Быел да Апас ГХАТ бүлеге җитәкчесе бу чарадан крыйда калмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International