Зөбәрҗәт юбилярларны хөрмәтләү

2019 елның 11 октябре, җомга

Арча муниципаль районының авыл җирлекләрендә, 2019 елның 1 октябреннән башлап, алтын, зөбәрҗәт, сапфир юбилярларнын өйләренә барып котлау оештырылды. Матур традициягә әйләнгән бу чара, шул исәптән өлкәннәр көненә дә туры китерелде.

Үрнәк авыл җирлегендә 55 ел бергә гомер иткән Шәкүр Ислам улы һәм Әминә Сабир кызы Галимҗановлар гаиләсен хөрмәтләделәр. Алар Дан китабына имзаларын куйдылар. Авыл җирлеге башлыгы юбилярларны  котлап ЗАГС бүлегенең символик бүләген – сәгать тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International