Баулы ГХАТ бүлегендә 200 нче бала теркәлде. Ул Азат һәм Резеда Мугиновлар гаиләсендә туган кыз бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Аиза дигән матур исем бирделәр. Аиза гаиләдә икенче бала булып туды, аның абыйсы Рамаз бар.
Шул ук көнне ГХАТ бүлегендә Руслан һәм Валентина Ибрагимовларның беренче булып туган кызлары Каролинатеркәлде.