Бала туу – гаилә тормышында иң олы сөенеч. Бу елның 9 ай өчендә район ЗАГС бүлегендә яңа туган 85 бәбине теркәгәннәр. Нарасыйларның 54-е – малайлар, 31-е - кызлар.
2019 елның сентябрь аенда Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 243 туу турында акт теркəлде, алар арасында 121 – малай, ə 122 -кыз бала.
2019 нчы елның 1 нче октябрь көнендə ГХАТ Идарəсе башлыгы Махотина Бэлла Ивановна лаеклы ялда булган хезмəт ветераннарын һəм 30 елдан ары эшлəгəн ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəрен акыл, игелек һəм хөрмəт көне белəн тəбриклəп үтте.
Бу кешеләр үз балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына иң кадерле, җылы, якты бүләк иттеләр.
Бу көнне барлык өлкәннәрне - сугышта катнашкан каһарманнарыбызны, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны, өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әйләнде.
2019 елның 1 октябрендә, Өлкәннәр көнендә, Чистай муниципаль районы ГХАТ бүлегендә, гадәттәгечә, чәй табыны артында ветераннарны хөрмәтләү чарасы үткәрелде. Озак еллар ГХАТ органнарында эшләгән Н. М. Лобанова һәм В.Н. Белова-Реутина бүлекнең яшь белгечләре белән хатирәләре белән уртаклаштылар һәм игътибар күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.
50 ел бергә гомер иткән алтын парларны бу конне «Ильвина» ресторанына җыйдылар. Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар, Салым инспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Никиташин А.Г. һәм Татарстан Республикасының министрлар Кабинетынын ЗАГС идарәсе җитәкчесе Нигматуллина Г.Р. катнашты.
Октябрьнең беренче көнендә өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараеның әйдәп баручы белгече Танчулпан Гайнетдинова Журавлевлар гаиләсен алтын туйлары белән котлады.
2019 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов тарафыннан милләтара һәм конфессиональара мәсьәләләр буенча советның чираттагы утырышы уздырылды. Шулай ук туган телләрдә белем бирүне оештыру, Чистай благочиниесенең, таҗик диаспорасының, керәшен милли-мәдәни үзәгенең социаль эшчәнлеге турында фикер алыштылар.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 500 нче пар теркәлде. Ирле – хатынлы Черновлар-Яшел Үзән шәһәрендә яшәүчеләр. Никахлашу ритуалын алып баручы юбилей парын чын күңелдән котлады, яшьләргә бәхет, нык мәхәббәт теләде, никахлашу турында таныклык тапшырды.