Россия Федерациясе юстиция министры Александр Коновалов белән очрашу

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина «Казан» Гаилә үзәгендә Россия Федерациясе юстиция министры Александр Коновалов белән очрашты. Очрашу барышында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәүнең актуаль мәсьәләләре, норматив-хокукый нигезләрен җайга салу ысуллары, шулай ук ГХАТ Бердәм дәүләт реестрының эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Әлеге чарада РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Виктор Демидов, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International