Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə «Гаилə тəрбиясе əлифбасы»

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

2019 нчы елның 7 нче октябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 7 нче мəктəпнең бишенче һəм алтынчы сыйныф укучылары өчен «Гаилə тəрбиясе əлифбасы» дəресе үтте. Дəресне ГХАТ Идарəсе башинспекторы Сосипатрова Марина Борисовна үткəрде.

Марина Борисовнаукучылар белəн ГХАТ Идарəсенең эше хакында, гражданлык хəле актлары турында сүз йөртте. Туу турында актка аеруча басым ясалды. Дəрес актив рəвештə үтте, шуңа күрə балалар да уз тапкырлыкларын күрсəтə алдылар.Дəресне тəмамлап гаилə тематикасына кроссворд чишелде, иң җитезлəргə бүлəклəр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International