3-5 октябрь көннәрендә Саба районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында «САБА-АРЕНДА» спорт мәктәбе бинасында 2019 елда Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ТР муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы узды.
Биредә 16 районның командасы катнашты. Апас муниципаль районы командасында башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина команданың капитаны итеп сайланды һәм уңышлы чыгыш ясады.