Халыкара өлкәннәр көннендә юбилярларны котладылар

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан Буа муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге 50, 55, 60  ел бергә гомер кичергән гаиләләрне  котладылар. Алар – 50 ел бергә гомер кичергән –Волковлар, Садыйковлар, Пайгуновлар гаиләсе, 55 ел – Кондрашовлар һәм 60 ел –Ципенко гаиләсе.

«Тормыш юлыгызда торле хәлләр булып та, курыкмыйча жинеп чыккансыз. Бәхетле тату тормыш киртәләрен уртак, тырышлыклар белән үтеп, яшь парларга үрнәк гаилә булып торасыз» – диде ГХАТ житәкчесе Эльвира Радик кызы Шагалиева. Шулай ук исәнлек, саулык, бәхет теләп Буа муниципаль башлыгы исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International