Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы урынбасары А.Р. Хәбибуллин, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарә башлыгы урынбасары А.И. Галәветдинов, «Ныклы гаилә» федераль партия проекты Иҗтимагый советы әгъзалары, урыннарда – республика муниципаль берәмлекләренең ГХАТ идарәләре һәм бүлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында 2019 елның өченче кварталында республика ГХАТ органнары эшчәнлегенең нәтиҗәләре каралды. «Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе А.В. Кузнецов һәм «Гаилә канаты астында» Татарстан Республикасы региональ иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы И. П. Жуйкова чыгыш ясадылар.