Хезмәткәрләрнең Спартакиадада катнашуы

2019 елның 6 октябре, якшәмбе

2019 елның 5 октябрендә Байлар Сабасында хатын-кызлар арасында волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы булып узды. Балык Бистәсе районы командасында ГХАТ бүлеге баш белгече Садреева Марина Михайловна актив катнашты. Команда составында ул Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты һәм аерым алганда ЗАГС бүлеге данын яклады. Үзенең хезмәте һәм күпсанлы тренировкалары аркасында, команда Татарстанның күп кенә районнары арасында 15 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International