Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә гражданин шәхесен таныклаучы документ-паспорт. 2019 елның 10 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды.
Шәһәребезнең паспорт-виза хезмәте ветераны Фомина Зинаида Кузьминична һәм «Бердәм Россия» партиясе башкарма комитетының баш белгече Шәмсуллина Алена Николаевна тантаналы шартларда 18 балага аларның беренче документларын тапшырдылар. Чарада Татарстан Республикасы буенча Россия ФМХИнең Яр Чаллы шәһәрендәге бүлеге Үзәк, Автозавод һәм Комсомол районнарындагы бүлек вәкилләре, туганнары һәм якыннары катнашты.