Түбән Кама муниципаль рйоны ГХАТ Идарәсендә паспортлар тапшыру тантанасы үтте

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 10 нчы октябрь көнендә ГХАТ Идарәсенең тантаналар залында 14 яше тулган түбән камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы үтте.

Гадәттәгечә тантана Рәсәй һәм Татарстан дәүләт гимнары белән башланып китте. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре балаларга интеллектуаль уен, паспорт, Дәүләт билгеләре, Рәсәй Федерациясе гражданының хокуклары һәм бурычлары темасына багышланган кызыклы викторина оештырдылар, ә Балалар иҗат мәктәбе укучылары музыкаль бүләк белән сөендерделәр.

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге өлкән инспекторы, полиция капитаны Балыкова Елена Александровна һəм "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" Түбән Кама җирле бүлеге җитәкчесе Каченов Алмаз Александрович «Я Гражданин!» дип язылган тышлык эчендə паспортларны ияләренә тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International