2019 елның 11 нче октябрь көнендә ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназ Закирова Түбəн Кама муниципаль районы булачак яшь əнилəре өчен əңгəмə рəвешендə дəрес үткәрде. Очрашу Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенең консультатив-диагностика бүлегендә узды (хатын – кызлар консультациясе).
Гөлназ Закирова уңайлы һəм аңлашучан «сорау-җавап» рəвешендə дəрес аша булачак яшь əнилəрне туу турында акт теркəү тəртибе, никах теркəү һәм аталыкны билгелəү белəн таныштырып үтте. Дəресне тəмамлап һәр хатын-кызга информатив китапчыклар тапшырдылар.