Азнакай районында «Пар канатлар» клубы чираттагы очрашу үткәрде

2019 елның 11 октябре, җомга

Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге каршында оешкан «Пар канатлар» клубы әгъзаларының чираттагы очрашуы Чалтаймас авылында узды. Бу чараны оештыручылар үзләренең яртысын эзләүчеләр өчен чын-чынлап өй шартлары тудырганнар. Чәй өстәле, уртак биюләр, уеннар - болар барысы да бер-беребез белән тагын да тыгызрак аралашу өчен уңай булды. Очрашу клуб әгъзаларының берсенең бакчасында бәрәңге уңышын бергәләп җыеп алу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International