Менделеевскида «Агач утырту» акциясе узды. Ул шәһәрне яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә яңа импульс бирәчәк. Активистлар шәһәрнең яшеллек мәйданнарында 700 дән артык агач утырттылар. Яраткан шәһәрен яшелләндерү өчен һәркем чын күңелдән тырышты, изге эшкә үз җылысының бер өлешен кертте.