Бөгелмә шәһәренең ГХАТ идарәсе белгечләре «Урман атнасы 2019» акциясендә катнаштылар

2019 елның 12 октябре, шимбә

12 октябрь көнне ГХАТ бүлеге белгечләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган агач утыртуда актив катнаштылар. Бөгелмәдә беренче массакүләм агач утырту 5 октябрьдә узды.

Әлеге акция ярдәмендә «Чаңгы базасы» спорт комплексы территориясендә дә чия бакчасы барлыкка килде. Проектчылар уйлаганча, соколка тавы территориясендәге бу матур почмак гашыйклар өчен иң яраткан очрашу урынына әвереләчәк, биредә үк өйләнешүчеләр аллеясын булдыру планлаштырыла. Бүген бөгелмәлеләр тарафыннан 100дән артык җиләк-җимеш агачы үсентесе утыртылды.

Тулаем алганда, акция кысаларында Бөгелмә шәһәре һәм район территориясендә 12 меңнән артык агач утыртылды. Татарстанда «Урман атнасы 2019» табигать саклау акциясе барышында иреклеләр барлыгы 1,5 млн агач утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International