Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын котлау

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

2019 елның 14 октябрендә Югары Ослан муниципаль районының Килди авыл җирлегендә Панферовлар гаиләсе Иван улы Юрий һәм Алексей кызы Евдокияне, Ямбулат авыл җирлегендә Киселевлар гаиләсе Степан улы Александр һәм Федор кызы Галинаны бриллиант туйлары белән котладылар.

60 ел бергә гомер иткән парлар. Аларнып тормыш юлларына роза чәчәкләре генә сибелмәгән, алар барлык сынауларны һәм авырлыклар утеп, узара мәхәббәтләренә тугры булып, нык һәм тату гаиләләрен саклап лаеклы балалар устергәннәр.  Аларның тормыш позициясендә үзара хөрмәт һәм ярдәмчеллек тора. Алар бер-берсен тыңлый һәм аңлый беләләр. Һәр гаиләнең үз тарихы, бик кызыклы һәм гыйбрәтле. Юбилярлар бер-берсе белән ничек танышуларын, туйларны ничек уйнауларын, ничек балалар үстерүләрен искә төшерделәр. Мондый гаиләләр һәрвакыт үрнәк булып торалар.

Уртак тормыш юбилейлары хөрмәтенә аларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Килди авыл җирлеге башлыгы Виктор Бурдин, Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Ахметзянов балалары, туганнары, якыннары исеменнән бик күп җылы сүзләр әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International