Шәһәр тибындагы Актүбә бистәсендә Өлкәннәр көненә багышланган айлык

2019 елның 11 октябре, җомга

Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бирә.

Өлкәннәр көне уңаеннан Актүбә ш.т. б. башкарма комитетына 9 ветеран чакырылган иде. Бәйрәм өстәле артында Актүбә бистәсе муниципаль берәмлеге башлыгы Р.Ә. Галеева катнашында чәй эчү җылы, дустанә атмосферада үтте, ветераннар һәм эшчеләр коллективы очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International