Әлмәт шәһәрендә 20нче пар игезәк балалар туды

2019 елның 12 октябре, шимбә

2019 елның 11 октябрь аенда, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 20нче пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Сальдиванов Александр Юрий улы һәм Александра Владимир кызы гаиләсендә булды. 23 сентябрь көнне аларның  ике игезәк кызлары туды. Яңа туган сабыйларга Виктория һәм Вероника исемнәре кушылды.

Игезәкләр туу белән  гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш һәм ата-анасына терәк булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле әти-әниләрне балалары туу белән котладылар, туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты  Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International