Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре Түбəн Кама химия һəм технология институты студентлары өчен сорау алу үткəрделəр

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

2019 нчы елның 14 нче октябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре Түбəн Кама химия һəм технология институты 1 нче курс студентлары өчен гаилə һəм мөнəсəбəтлəргə кагылышлы «Булачак кияү белəн кəлəш мəктəбе» дип исемлəнгəн сорау алу үткəрделəр.

Сорауларга бирелгəн җаваплардан чыгып, түбəндəге нəтиҗə ясап була: купчелек кызлар кияүгə чыгу өчен иң уңай вакыт дип 21 яшь белəн 25 яшь арасын саныйлар, əегетлəр 26-30 яшьтə гаилə коруны хуплыйлар. Шул ук вакытта ике як та кыз белəн егетнең яшь арасы дигəндə 3 яшь аерманы сайладылар.Тавыш биргəн кызларның яртысы əни булуны 25 яшьлəрендə, ə калганнары һəм шулай ук егетлəрнең күпчелеге əти буллу телəген 26-30 яшьлəрендə күрəлəр. Балалар саны дигəндə кызлар белəн егетлəр уртак фикергə килделəр:гаилəдə ике бала буллу оптималь.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International