ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 10 октябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре никахлашу сарае базасында «1 нче Лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары» белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә гражданин шәхесен таныклаучы документ-паспорт. 2019 елның 10 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды.

2019 нчы елның 10 нчы октябрь көнендә ГХАТ Идарәсенең тантаналар залында 14 яше тулган түбән камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы үтте. 

Бадретдиновлар гаиләсендә зур шатлык – 2019 нче елның 27 нче сентябрь көнне уллары Усман дөньяга аваз салды. Айдар белән Гөлназ гаиләсендә ул алтынчы бала.

Баулы ГХАТ бүлегендә 200 нче бала теркәлде. Ул Азат   һәм  Резеда Мугиновлар гаиләсендә туган кыз бала  булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Аиза  дигән матур исем бирделәр.

2019 елның 10 октябрендә Бөтендөнья кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә алты искиткеч чибәр кыз бала тууы теркәлде. Аларга Станислава, Әминә, Виктория, Маргарита, София һәм Екатерина исемнәре бирелде.


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе урынбасары Кобелев Игорь Гелиевич, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Долгополова Рәмзия Шакир кызы, районның «Ак калфак» татар хатын кызлары оешмасы җитәкчесе Харисова Гөлгенә Рафаил кызы котлау сүзләре ирештерде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы урынбасары А.Р. Хәбибуллин, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарә башлыгы урынбасары А.И. Галәветдинов, «Ныклы гаилә» федераль партия проекты Иҗтимагый советы әгъзалары, урыннарда – республика муниципаль берәмлекләренең ГХАТ идарәләре һәм бүлекләре башлыклары катнашты.


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан Буа муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге 50, 55, 60  ел бергә гомер кичергән гаиләләрне  котладылар. Алар – 50 ел бергә гомер кичергән –Волковлар, Садыйковлар, Пайгуновлар гаиләсе, 55 ел – Кондрашовлар һәм 60 ел –Ципенко гаиләсе.


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 7 октябрьдә  Кама Тамагы  МР ГХАТ бүлегендә тантаналы вакыйга Рамил һәм Илмира Асадуллинарның балаларын теркәү булды. Нәни Лилиана гаиләдә беренче бала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International