2019 нчы елның 15 нче октябрендә Югары Ослан муниципаль районының Карахуҗа авыл җирлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче Тарасовлар гаиләсе Николай улы Константин һәм Петр кызы Марияне котлау тантанасы булып узды.
Бергә гомер иткән еллар эчендә ике ул тәрбияләп үстергәннәр, аларга белем биргәннәр. Хәзер бу зур, тату гаилә бер-берсенә ярдәм итеп матур гына яши бирәләр. Тормыш юлындагы барлык кыенлыкларга да карамастан, алар үз йөрәкләрендә җылылыкны саклап калып, янәшәдәге барлык кешеләрнең игелеген һәм сөйкемлелеген– балалары, оныклары һәм гади танышлары уты белән яктырталар.
Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы уңаеннан Тарасовларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярлар адресына Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Сергей Сакин, балалары, туганнары һәм якыннары исеменнән бик күп җылы сүзләр әйтелде.