888 нче бала Яшел Үзән шәһәре ГХАТ бүлегендә теркәлде

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2019 ел башыннан 888 нче бала теркәлде. ГХАТ бүлеге белгече Ләйлә Хәбирова чын йөрәктән Курбановлар гаиләсен өченче балалары – кызлары Сәмирә - туу белән котлады, шулай ук ата-анага туу турында таныклык тапшырылды.

Сәмирә исеме мөселман мәдәниятенең чишмә башында тора һәм «сөйләшүгә теләктәшлек итүче», «сөйләшә торган», «әңгәмәне алып бара белүче» дигәнне аңлата. Бәхетле әти – әни кызларының иң беренче, мөһим дәүләт документын - туу турында таныклыкны, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хаты белән алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International