2019 елның 16 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 53 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Гаиләләрне балалары туу белән котлады һәм сертификатларны Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов тапшырды.
Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнвары) Яр Чаллыда 42 меңнән артык ана капиталына сертификат бирелгән, 35 мең гаилә 13,5 млрд. сумнан артык акча белән эш иткән.