Өлкәннәр көне, бу лаеклы ялга киткән элеккеге хезмәттәшләренә, ЗАГС бүлеге ветераннарына рәхмәт һәм хөрмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек. Бу көнне аларга зур игътибар күрсәтеп, аларны тагын бер кат елмаерга мәҗбүр итәсе килә. Моннан тыш, бу түгәрәк өстәл артында тәҗрибә уртаклашу өчен үзенчәлекле очрашу да, чөнки безнең ветераннарыбыз бәясез мәгълүмат һәм тормыш тәҗрибәсенә ия. 2019 елның 17 октябрендә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннарының чираттагы очрашуы булып узды, аларның кайберләре әле дә сафта.