Аңа Казанның 23 пары килгән, алар 50 һәм 60 ел бергә гомер иткән. Юбилярлар Мендельсон маршы астында залга керделәр һәм кабат үзләренең гаиләләрен имзалары белән расладылар.
Тантанага чакырылган барлык парлар да диярлек – хезмәт ветераннары, күпсанлы юбилей бүләкләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән парлар. Һәр пар күп елларга үзенең гаилә берлеген саклап кала һәм шәһәр үсешенә зур өлеш кертә алды. Һәр гаилә адресына җылы теләкләр яңгырады, юбилярларга Казан шәһәре мэры исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырылды. ГХАТ белгечләренең котлауларына туганнары һәм якыннары да кушылды.