Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда «Хокукый белемнәр мәктәбе» дәресе узды

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

2019 елның 15 октябрендә тантаналар сараеның әйдәп баручы белгече Анастасия Хәметшина Яр Чаллы шәһәре Үзәк районы 26 нчы гимназиясенең 9 «Б» сыйныфы укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрде. Балалар ГХАТ органнарының тантаналы рәвештә никахлашуны теркәү урыны буларак кына түгел, ә һәр кешенең тормышында төп вакыйгалар актларын саклау һәм язу буенча мөһим функцияне үтәүче оешма-туу, өйләнешү, аерылышу, исем алыштыру, үлем турында да белделәр.

Балалар тантаналар сараеның барлык залларында да булдылар, фотокүргәзмә карадылар, моннан күп еллар элек ясалган фоторәсемнәр аеруча кызыксыну уятты!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International