Бриллиант туй

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Арча муниципаль районы Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Арсланов Т.А. Абдуллиннарны Вилсур Мөхәммәтгали улы һәм Рәмзия Әхмәтшакир кызы бриллиант туйлары белән котлады. Юбилярлар ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар.

Бергә озын-озак юл үтсәләр дә, бу гаиләне бәйләгән җылы хисләр әле дә саклана. Тәбрис Әсфәндиярович юбилярларга авыл җирлеге һәм ЗАГС бүлеге исеменнән истәлекле бүләкләр һәм котлау адреслары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International