Гариповлар гаиләсендә 5 нче бала

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Казан шәһәре Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә Идел буе районы ГХАТ бүлеге белгече Гариповлар Марат Гарәфетдин улы һәм Наилә Равил кызы гаиләсендә 5 бала тууны теркәде. Кызны Фатыйма дип атыйлар, бу исә мәрхәмәтле, ярдәмчел, тугры, пөхтәлеге һәм төгәллеге белән аерылып торган кыз дигәнне аңлата.

Гариповлар гаиләсендә 2 кыз – Сафийя (җиңел атлетика, шахмат белән шөгыльләнә), Сәидә (фигуралы шуу, йөзү), 2 малай – Фатыйх (йөзү), Усман. Барлык балалар да актив, акыллы, максатчан. Өлкән абый-апалар кечкенә Фатыйма өчен яхшы үрнәк һәм ярдәм булыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International