ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 3 мартында Лениногорск бала тудыру йортында 2020 елда туган 100 нче сабыйны тантаналы рәвештә өйгә озату булды. 2020 елның 28 февралендә Лениногорск шәһәре бала тудыру йортында Лев исемле малай «юбилейлы-100нче» сабый булды. Аның тууы белән әтиләре Илья белән әниләре Эльмира Кудашевлар күп балалы ата-аналар булды.

Тэги: ТАССРга 100 ел

Шундый мөһим һәм җаваплы вакыйга – яратучы йөрәкләрнең никахлашуы алдыннан сүз ир белән хатынның гаилә тормышындагы хисләрен ничек саклап калу, ныгыту турында барды.

Февральдә Бөгелмә районында 71 бала туган, шул исәптән ике игезәк пар. Малайлар кызларга караганда 9га күбрәк. Беренче бала – 32 гаиләдә, икенче бала – 26 гаиләдә туган. 14 гаилә күпбалалы булган, шуларның 7сендә – дүртенче һәм аннан да күбрәк бала туган.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә гаилә институтын пропагандалауга зур игътибар бирелә. Биредә «ЗАГС» федераль басмасы аеруча зур роль уйный, анда Россия Федерациясенең бөтен территориясе буенча гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре белгечләре һәм җитәкчеләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаша.

         2020 елның 3 мартында, мәктәпкәчә белем бирү идарәсе белән берлектә, «Гаилә белеме» дигән махсус конкурсны гамәлгә ашыру буенча проект кысаларында, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 74 нче балалар бакчасында булдылар.


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Теләче гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә ел башыннан барлыгы 17 бала теркәлгән.

Беренче тапкыр әни булучыларның саны 4 гә тигез. Сабыйларның 4 е гаиләдә – икенче, 7 се – өченче, 2 се дүртенче хәм күбрәк бала булып дөньяга килгән. Туган нәниләрнең 6 сы малай, 1 е кыз. Әти-әниләр тарафыннан ешрак кушылучы исемнәр: Мәрьям, Кәрим. Сирәк исемнәр: Алимә.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 2020 елның февраль аенда туучылар санына йомгак ясадылар һәм яңа туган балалар өчен иң популяр исемнәрне атадылар.

2020 елның 2 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында дәрес үткәрелде.

Февраль аенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 15 сабый теркәлде:9 малай һәм 6 кыз. Шуларның 3 сы гаиләдә  беренче бала, 6 – икенче, 5 – өченче, 1– дүртенче бала булып туган.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин йөкләмәсе буенча шәһәр җитәкчеләре социаль челтәрдә рәсми аккаунт булдырдылар, шул исәптән Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе дә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International