Февраль аенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 15 сабый теркәлде:9 малай һәм 6 кыз. Шуларның 3 сы гаиләдә беренче бала, 6 – икенче, 5 – өченче, 1– дүртенче бала булып туган.
Әти-әниләр балаларына Әмир, Герман, Динар, Илья, Марк, Самир, Тимур, Фузайл, Азалия, Даяна, Раяна, София, Элен һәм Ясмина дигән исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 22, иң яшь әтигә 26 яшь, иң өлкән анага 41, иң өлкән әтигә 50 яшь.
Февраль аенда ГХАТ бүлегендә 10 язылышу турындагы акт төзелде. Иң яшь кәләшкә 18 яшь, иң яшь кияүгә 21 яшь, иң олы кияүгә – 43, кәләшкә – 41 яшь.