Шундый мөһим һәм җаваплы вакыйга – яратучы йөрәкләрнең никахлашуы алдыннан сүз ир белән хатынның гаилә тормышындагы хисләрен ничек саклап калу, ныгыту турында барды. Шулай ук ир белән хатынның әти-әниләре белән гармонияле мөнәсәбәтләр булдыру, үзләренең гаилә кагыйдәләрен һәм гореф-гадәтләрен булдыру темаларына да кагылып үтелде.