ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2020 ел
җомга

6 март көнне Сарман муниципаль районы Кәүҗияк авылында яшәүче Дәүләтшиннар гаиләсе зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте. «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында юбилярларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

 Шәһәр балалар иҗаты үзәгендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясе проекты кысаларында «Татарстан Республикасында Нык гаилә» дигән чара узды. Кунакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов булды. Оештыручылар кунаклар өчен чын гаилә бәйрәме оештырдылар. "Әти белән бергә" интерактив мәйданчыгы, декоратив эшләр күргәзмәсе, мастер-класслар, балалар һәм ата-аналар өчен тренинглар эшләде.


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бәллүр туй ... чисталык һәм гаилә мөнәсәбәтләренең ачыклыгын, ике яраткан кешенең бәхетен гәүдәләндерә. Гаилә тормышы, Бәллүр материал кебек үк, узган елларда чистарак, үтә күренмәле булды.

Мөслим район Мәдәният йортында «Әниләр һәм бәбиләр» гаилә музыкаль проектының «Демография» милли проектын, «Ныклы гаилә» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Министрлар кабинетының ГХАТ идарәсе, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган концерты үткәрелде.


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 4 мартында «Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының иҗат үзәге» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә «гаилә кыйммәтләре – ныклы һәм тату гаилә нигезе» дигән темага кызыклы түгәрәк өстәл узды.

2020 елның 4 мартында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә игезәкләрне теркәү тантанасы булды. Хәбибуллиннар гаиләсендә ике искиткеч малай – Айдар һәм Адел туды. Туганнар бер минут аерма белән дөньяга килә. Алар ир белән хатынның беренче балалары түгел, уллары Тимур бар.

2020 елнын 4 март көнне Самойлов Денис Юрий улы һәм Әхмәтова Венера Илгиз кызы гаиләсендә оченче бала туган, кыз балага матур София исеме кушылды.

2020 елның 4 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе рубрикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган яңа басмалар барлыкка килә.


3
март, 2020 ел
сишәмбе

Балтач кызлары һәм егетләре мәртәбәле жюри каршында имтихан тотты. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова жюри әгъзасы буларак, аерым номинациядә катнашучыларга истәлекле бүләкләрен тапшырды, балаларга матур теләкләрен җиткерде.Балтач кызы исеменә Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, бик талантлы укучы, уку алдынгысы Айзилә Шакирҗанова лаек булды. Балтач егете титулы исә Бөрбаш авылының күркәм гаиләсендә буй җиткән Кәрим Газизуллинга бирелде.

2020 елның 3 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә рәсем конкурсы башланды. Конкурс «Тынычлык дөньясына» дип атала. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International