Мөслим район Мәдәният йортында «Әниләр һәм бәбиләр» гаилә музыкаль проектының «Демография» милли проектын, «Ныклы гаилә» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Министрлар кабинетының ГХАТ идарәсе, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган концерты үткәрелде.
Мөслим мәдәният йорты сәхнәсендә татар эстрадасының якты йолдызлары үзләренең халык арасында иң популяр, мәгънәләре буенча гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга һәм мәхәббәткә, әти-әни кадеренә, бала бәхетенә багышланган җырлары белән чыгыш ясадылар. Җырчыларыбызның балалары да калышмый – алар да әти-әниләре белән беррәттән рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр.
Әлеге концертның тагын бер үзенчәлеге – һәрбер районда эстрада йолдызлары белән бергә күпбалалы гаиләләр дә чыгыш ясыйлар. Мөслим районында әлеге бәхет Галиевлар гаиләсенә тәтеде. Концерт ахырында аларга «Әниләр һәм бәбиләр» гаилә музыкаль проектының Рәхмәт хаты тапшырылды.