2020 елнын 4 март көнне Самойлов Денис Юрий улы һәм Әхмәтова Венера Илгиз кызы гаиләсендә оченче бала туган, кыз балага матур София исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, аларга баланың беренче дәүләт документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз. Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай акыллы-тәүфиклы, зирәк-оста кеше булыр өчен туганлыгына шатланабыз. Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.