7 мартта Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Бу юлы конкурска Татарстанның барлык районнары һәм шәһәрләреннән 600 дән артык гариза бирелгән, 138 конкурсант республика этабында катнашкан.
2020 елның 7 мартында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 7 пар никахларын теркәделәр.
2020 елның 6 мартында, Хатын-кызлар көнен бәйрәм итү алдыннан, «Нурлат РҮХ» ДАССОның бала табу бүлегендә яңа туган балаларны тантаналы рәвештә өйлзренә чыгару булды.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә яшьләргә паспортлар тапшырдылар. Паспортларны тапшыру тантанасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Миләүшә Камалова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы эчке хезмәт полковнигы Алексей Карин, КФҮ ДБУ филиалы җитәкчесе Илназ Әхмәдуллин катнашты.
Бу шатлыклы вакыйга Гудков Вячеслав Сергей улы һәм Эльвира Рашит кызы гайләсендә, Гусеев Сергей Александр улы һәм Анна Сергей кызы гайлэсендә булды.
Җыелган хатын-кызларны, әниләрне, әбиләрне, апаларны ТР дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм ТР Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләделәр.
Бәйрәм алдыннан Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә биш гаиләгә ана капиталы алуга дәүләт сертификатлары тапшырылды. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, РФ Пенсия фондының Минзәлә районы клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева, ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова катнаштылар.
6 мартта Апас муниципаль районы ГХАТ бүлегендә кабат әти-әни булу бәхетен татыган 5 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.
6 март көнне, ачык ишекләр көне кысаларында, Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашу булып узды, анда ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Дианова аларны бүлек эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү үзенчәлекләре, РФ Гаилә кодексы нормалары, никах теркәү буенча мәкаләләр үзенчәлекләре белән таныштырды.
Һәркем өчен яз яңа тормыш һәм үзгәрешләр, тәүге һәм җылы мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең яңа хис-тойгылары белән 6 нчы мартта ГХАТ бүлегендә узган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар. Ямьле яз аларга кагылмый калмаган: бар аналар да көннәренең мәшәкатьле булуына кармастан, матур итеп, ясанып килгән иде.