Бәйрәм алдыннан Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә биш гаиләгә ана капиталы алуга дәүләт сертификатлары тапшырылды. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, РФ Пенсия фондының Минзәлә районы клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева, ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова катнаштылар.
–Бала туу – гаиләдә зур сөенеч ул. Ә 2020 ел – барыбыз өчен дә истәлекле ел: ТАССР төзелүгә 100 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Шуңа күрә сезнең гаиләгез өчен бу ел өчләтә истәлекле. Нәниегез туу сезгә шатлык, сөенеч өстәсә, дәүләт тарафыннан финанс ярдәме дә алып килде. Сезнең балаларыгыз сәламәт, акыллы, бәхетле булып үссеннәр, – диде тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева әти-әниләрне гаиләдә тагын бер нәниләре туу белән котлап. РФ Пенсия фондының Минзәлә районы клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшырды, әти-әниләргә һәм нәниләренә саулык, иминлек, ныклы, дус һәм тату гаилә тормышы теләде.