Тукай районы Бордыбаш авылында яшәүче Сәйфуллиннар Фәиз Хафиз улы һәм Мәрьям Салих кызы 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Ирле-хатынлы тормышларын авыл хуҗалыгында авыр хезмәткә багышлаганнар. Фаиз абый һәм Мәрьям апа ике бала, 4 онык тәрбияләп үстергәннәр, хәзер 5 оныкчык үстерергә ярдәм итәләр.
Никах - тарихи килеп туган, җәмгыять тарафыннан ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрнең санкцияләнгән һәм җайга салына торган рәвеше, ул аларның бер-берсенә, балаларга һәм җәмгыятькә карата хокукларын һәм бурычларын билгели. Рәсми никахның өстенлекләре күренеп тора. Бу ир белән хатынның милек гарантияләре да, социаль гарантияләр дә. Олыгая барганда кешеләр рәсми никах институтының әһәмиятен аңлыйлар. Озак еллар бергә яшәгән парлар да ГХАТ бүлегенә үз мөнәсәбәтләрен законлаштырырга ашыга. 2020 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4 өлкән пар үзләренең гаиләләрен теркәделәр.
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Азнакай районы Шәһәр Советы депутаты Вәлиев Азат Идрис улы катнашында тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Ул барлык кызларны да паспорт алу белән котлады һәм нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләп, лалә чәчәкләре тапшырды.
Ана булу - хатын-кызны табигать биргән иң кыйммәтле бүләк. Гомерендә бер генә тапкыр булса да әни булу бәхете булса да, аның йөрәге балаларга карата мәхәббәт һәм наз белән тулып калачак.
Казан шәһәренең Киров районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Сафина Гүзәл Илдар кызы ата-аналарны гаилә тулылануы белән котлады һәм һәр әнигә ана сертификаты тапшырды, шулай ук «балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» гы Федераль закон нигезендә, ана капиталы гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балаларның белем алуына яки әниләрнең пенсия тупланмаларына тотылырга мөмкин, дип сөйләде.
Яңа кеше туу-ул һәрвакыт могҗиза! Игезәкләр туу-могҗиза гына түгел, ә Аллаһының бүләге! Игезәк балалар дөньяга килгәч, шатлык хисләре тирә-юньдәгеләргә өләшерлек дәрәҗәдә арта. Нәкъ менә шушындый көнне, Раян һәм Риана Туишевлар тормышындагы беренче документны аларның әтисе Нурлат шәһәрендә яшәүче алды.
Аксубай муниципаль районы җитәкчелеге, никахлар санын арттыру максатыннан, шимбә көнне никах теркәүне ачу турында карар кабул итте. Шулай ук Аксубай районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә теләк белдерүчеләргә каршы киләләр һәм бәйрәм көннәрендә никах теркәү өчен гариза кабул итәләр. Шулай итеп, Хәлиловлар гаиләләренең никахлашу көне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнендә узуын теләделәр. Эльвира һәм Динар күп санлы кунаклар исеменнән котлаулар кабул иттеләр һәм үз чиратында тантанада катнашкан барлык хатын-кызларны беренче яз бәйрәме белән котладылар.
Халыкара хатын-кызлар көне 8 март - яз, хатын-кызлар матурлыгы, наз, җан зирәклеге һәм хатын-кызларга карата игътибар бәйрәме.
Бу искиткеч, җылы, язгы көндә, Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Әлмәт шәһәрендә өч пар туй көннәрен билгеләп үттеләр.
Кадерле хатын-кыз ватандашларыбыз! Әниләр, әбиләр, кызлар, дуслар, хезмәттәшләр! Сезне ихлас күңелдән гүзәл яз бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне- белән котлыйбыз!
Елның иң көтеп алынган вакыты-яз! Табигать уяна, өметләребез чәчәк ата, кояш һәм шатлык тирә-юньдәге үзгәрешләрдән балкый! Нәкъ менә язын без иң назлы, иң могҗизалы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез!
Язгы бәйрәм алдыннан, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Залда мәдәният, мәгариф, фән, бизнес, сәнәгать өлкәләрендә үрнәк булган һәм уңышлы эшләүче гүзәл затлар, шулай ук күп балалы аналар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары җыелган иде.