Яңа кеше туу-ул һәрвакыт могҗиза! Игезәкләр туу-могҗиза гына түгел, ә Аллаһының бүләге! Игезәк балалар дөньяга килгәч, шатлык хисләре тирә-юньдәгеләргә өләшерлек дәрәҗәдә арта. Нәкъ менә шушындый көнне, Раян һәм Риана Туишевлар тормышындагы беренче документны аларның әтисе Нурлат шәһәрендә яшәүче алды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова сүзләренә караганда, " Бу вакыйганы, чыннан да, үзенчәлекле дип санарга була, чөнки Нурлат районында игезәкләр туу очраклары еш булып тормый.
Игезәк балалар туу район өчен яхшы гамәл булсын, ә без сабыйларга сәламәт, нык һәм уңышлы булып үсүләрен телибез!»