Тукай районында зөбәрҗәт юбилей

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Тукай районы Бордыбаш авылында яшәүче Сәйфуллиннар Фәиз Хафиз улы һәм Мәрьям Салих кызы 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Ирле-хатынлы тормышларын авыл хуҗалыгында авыр хезмәткә багышлаганнар. Фаиз абый һәм Мәрьям апа ике бала, 4 онык тәрбияләп үстергәннәр, хәзер 5 оныкчык үстерергә ярдәм итәләр. Сәйфуллиннар гаиләсенең горурлыгы булып гаилә тормышының агачы тора, аны алар оныклары белән бергә төзүләрен дәвам итәләр.

Еллар узгач Изге мәхәббәт хисен саклап калу һәм картлык көненә тикле җиткерү ир белән хатыннан зур фидакарьлек, түземлек таләп итә. Мондый бүләккә бик сирәкләр лаек була. Бу тату гаилә барыбыз өчен дә үрнәк.

ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларны тантаналы рәвештә котладылар, район башлыгының Котлау хатын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы логотибы төшкән истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International