Халыкара хатын-кызлар көне 8 март - яз, хатын-кызлар матурлыгы, наз, җан зирәклеге һәм хатын-кызларга карата игътибар бәйрәме.
Бу искиткеч, җылы, язгы көндә, Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Әлмәт шәһәрендә өч пар туй көннәрен билгеләп үттеләр.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе коллективы яшь парларны тормышларындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе белән котлый. Гаиләгез туй көнегез кебек якты, күңелле, бәхетле, уңай эмоцияләр белән тулы булсын. Гаилә бәхете, җылылык, шатлык, телибез!