Аксубай муниципаль районы җитәкчелеге, никахлар санын арттыру максатыннан, шимбә көнне никах теркәүне ачу турында карар кабул итте. Шулай ук Аксубай районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә теләк белдерүчеләргә каршы киләләр һәм бәйрәм көннәрендә никах теркәү өчен гариза кабул итәләр. Шулай итеп, Хәлиловлар гаиләләренең никахлашу көне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнендә узуын теләделәр. Эльвира һәм Динар күп санлы кунаклар исеменнән котлаулар кабул иттеләр һәм үз чиратында тантанада катнашкан барлык хатын-кызларны беренче яз бәйрәме белән котладылар.