Казанда «Хатын кыз елы. Ир-ат елы: хатын-кыз карашы» -2020 конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 7 марты, шимбә

Язгы бәйрәм алдыннан, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Залда мәдәният, мәгариф, фән, бизнес, сәнәгать өлкәләрендә үрнәк булган һәм уңышлы эшләүче гүзәл затлар, шулай ук күп балалы аналар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары җыелган иде.

Быел берьюлы ике юбилей – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелә. Тантана «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен, шулай ук республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшыру белән ачылды. Сарман авылында яшәүче  6 бала анасы Гөлнар Гайфуллинага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ана даны – Материнская слава» медален тапшырды.

Барыгызны да котлыйбыз, бәхет, сәламәтлек, яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International