6 мартта Апас муниципаль районы ГХАТ бүлегендә кабат әти-әни булу бәхетен татыган 5 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан узучы чарада район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, ЗАГС бүлеге мөдире Розалия Насыйбуллина катнашып, изге теләкләрен юлладылар. Ана капиталына ия булган әниләргә яшь гаиләләр тарафыннан әзерләнгән йомшак уенчыклар һәм яз чәчәкләре бүләк ителде.