Һәркем өчен яз яңа тормыш һәм үзгәрешләр, тәүге һәм җылы мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең яңа хис-тойгылары белән 6 нчы мартта ГХАТ бүлегендә узган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар. Ямьле яз аларга кагылмый калмаган: бар аналар да көннәренең мәшәкатьле булуына кармастан, матур итеп, ясанып килгән иде.
Тантананы барлык кунакларны сәләмләп ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова ачып җибәрде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов залда утыручы аналарның сөенечләрен уртаклашты, якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Районда балаларны үстерү һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар тудырылуын искәртте.
Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.
«Бердәм Россия» патиясенең җирле бүлеге исеменән килгән кунаклар бәйрәмгә ямь өстәделәр. Голнур Хурамшина барлык хатын-кызларга бәхет теләп истәлекле бүләкләрен тапшырды.