Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә яшьләргә паспортлар тапшырдылар. Паспортларны тапшыру тантанасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Миләүшә Камалова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы эчке хезмәт полковнигы Алексей Карин, КФҮ ДБУ филиалы җитәкчесе Илназ Әхмәдуллин катнашты.
Традиция буенча чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары астында башланды. Аннан соң Миләүшә Камалова егетләргә һәм кызларга тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданинының беренче рәсми документын тапшырды.
Укучыларны аларның тормышларындагы шундый әһәмиятле вакыйга белән котладылар, ата-аналар һәм килгән кунаклар үз илләренең лаеклы гражданнары булуларын теләделәр.