Җыелган хатын-кызларны, әниләрне, әбиләрне, апаларны ТР дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм ТР Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләделәр. Хатын-кызларның гаиләдәге, тормыштагы тоткан урыннарына югары бәя бирделәр, тыйнак, эшчән, кыю, чибәр һәм сөйкемле булуларына үзләренең соклануларын белдерделәр.Бәйрәм чарасының кунаклары булган 2 энигә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Шулай ук сәхнә түренә үзләренең 50 еллык Алтын туйларын уздырган ике гаиләдә күтәрелде. Барсына да истәлекле бүләкләр белән бергә чәчәк бәйләмнәре бирелде. Залга чакырылганнарга үзебезнең җирлек артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Бу матур чара Ринат Харисның “Күзләреннән үбәм” исемле спектакле белән тәмамланды.