Балтач кызлары һәм егетләре мәртәбәле жюри каршында имтихан тотты. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова жюри әгъзасы буларак, аерым номинациядә катнашучыларга истәлекле бүләкләрен тапшырды, балаларга матур теләкләрен җиткерде.Балтач кызы исеменә Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, бик талантлы укучы, уку алдынгысы Айзилә Шакирҗанова лаек булды. Балтач егете титулы исә Бөрбаш авылының күркәм гаиләсендә буй җиткән Кәрим Газизуллинга бирелде.